Апас районында «Балкыш» фестиваленең муниципаль этабы башлана
Апас районында «Балкыш» өлкән яшьтәге үзешчән башкаручылар республика фестиваленең муниципаль этабы башлана. Бу хакта «Апас-информ» сайты хәбәр итә.
Сайлап алу турлары 29 гыйнварда - Идрәз мәдәният йортында, 2 февральдә - Урта Балтай мәдәният йортында, 5 февральдә - Каратун мәдәният йортында, 9 февральдә Апас мәдәният йортында узачак.
Өлкәннәр җыр, бию, шигърият, инструменталь ансамбльләр, вокаль ансамбльләр номинацияләре буенча чыгыш ясый. Районның ветераннар Советы өлкәннәрне чарада актив катнашырга, үз сәләтләрен күрсәтергә чакыра.