Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Пилотсыз системалар гаскәрләре белән Татарстанда контракт төзүчеләр укырга китте

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контрактка кул куйган беренче татарстанлылар өчен укулар башланып китте, дип сөйләде «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин.

«Безнең егетләр заманча кыр лагеренда яшиләр, анда уңайлы яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар. Пилотсыз системалар операторлары «пультны кулда тоту» гына түгел, ә тулы бер фән», – дип сөйләде Виктор Никитин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү контрактына кул куярга теләүчеләр өчен 117 нче хезмәте аерым кайнар линия ачты. Сөйләшү өчен 117 номерына шалтыратып, 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын белгечкә сайлап алу пунктына тапшырачаклар.

Бу төр гаскәрләр булдыру турында 21 ноябрьдә полковник, пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнгән бүлекчәләр бар иде.

Яңа гаскәр сугышчылары очучы, йөзүче һәм җир буйлап пилотсыз хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Бу атаклы «Герани» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе контрактның бер елдан башлап имзалануында һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укулар Татарстан белән күрше төбәкләрдә кимендә ике ай узачак.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *