Татарстанда ел башыннан сигез кеше сөрем газы белән агуланып үлгән
2026 ел башыннан Татарстанда сөрем газы белән агуланудан үлүчеләр саны сизелерлек арткан: сигез кеше һәлак булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Газпром трансгаз Казан» компаниясе генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Рәмис Сәләхов хәбәр итте.
«Кызганычка, 2026 ел фаҗигале инцидентлардан башланды, нәтиҗәдә сигез кеше һәлак булды», - дип билгеләде Сәләхов.
Ул шулай ук фаҗигале очракларның күпчелегенең газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә халыкның ваемсызлыгы аркасында килеп чыгуына игътибар юнәлтте.