Татарстанда 34 яшьлек эшче өстенә экскаватор чүмече төшкән, ир-ат үлгән
26 гыйнварда Мамадыш районы Грахань авылы янындагы кырда монтаж эшләре вакытында төзелеш оешмасында эшләүче 34 яшьлек ир-ат өстенә экскаватор чүмече төшкән. Эшче хастаханәгә бару юлында үлгән.
Җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.