Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Болгар ислам академиясенең халыкара эшчәнлектәге казанышлары белән таныштырдылар

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Болгар ислам академиясенең фәнни-мәгариф һәм халыкара эшчәнлеге: казанышлар һәм перспективалар» темасына матбугат конференциясе булды. Тулырак бу хактагы сорауларга Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов җавап бирде.

«Әлеге көндә академиядә 120 студент-шәкерт белем ала. Магистратурада 66, докторантурада 34 һәм теологиядә 20 кеше укый. Ислам академиясе барлыкка килгәннән бирле барлыгы 116 магистр, 25 ислам фәннәре докторы һәм 30 теология магистры укып чыккан. Шәкертләребезнең географиясенә күз салсак, елдан-ел чит төбәкләрдән һәм башка илләрдән килүчеләр саны артуын күзәтәбез. Узган ел 23 төбәктән килделәр, әлбәттә иң күбе – Идел буе төбәкләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре гражданнары. Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстаннан килгән дин кардәшләребез шактый. Безгә укырга керүчеләр – мәктәп тәмамлаучылар түгел, ә имамнар», – дип белдерде ул.

Ректор билгеләвенчә, укып чыгучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә кыенлыклар юк. Биредә югары дини белемгә ия булучылар – төрле дәрәҗәле дини оешмаларда хезмәт куючылар.

«Әлеге вакытта Болгар ислам академиясенең бик күп дини оешмалар белән килешүе бар. Аларның 24е – халыкара дәрәҗәдәгеләр. Былтыр да безнең өчен зур вакыйга булды: Казан кирмәнендә Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Мисырдагы 1200 еллык тарихы булган институт белән меморандум төзелде. Аннары академиябездә 6 гарәп коллегабыз даими нигездә яши һәм эшли. Алар исә Сирия, Мисыр һәм Индия кебек илләрдән. Ә магистратура һәм аспирантурада укучыларыбыз күптән түгел Каһирәдә, квалификация күтәрү стажировкасында булып кайттылар», – дип аңлатты ул халыкара күләмдәге эш турында.

Шулай матбугат очрашуы барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның туры элемтә конференциясе вакытында Татарстандагы динара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне уңай бәяләве искәртелде. Бу җәһәттән Болгар академиясе үрнәк итеп китерелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *