«KazanForum»га волонтерлардан гаризалар кабул ителә башлады
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумында катнашырга теләүче волонтерлардан гаризалар кабул ителә башлады. Форумда катнашу өчен 16 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр чакырыла.
Волонтерлар форумны әзерләүдә һәм уздыруда катнаша, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында рәсми сессияләр оештыруда булыша, шулай ук чараның аерым объектларында эшли. Алар форумда катнашучыларга һәм кунакларга сервис ярдәме күрсәтә.
2026 елда форумда эшләү өчен 650 волонтер җыю планлаштырыла. Аларның 580е Казаннан булачак, тагын 70е Россиянең башка төбәкләреннән киләчәк. Волонтерлар 25тән артык функциональ юнәлештә бүленәчәк. Алар форумның рәсми программасы волонтерлары, волонтер-атташелар һәм сервис юнәлешләре волонтерлары буларак эшләячәк.
Кандидатларга карата таләпләр: 16 яшьтән өлкәнрәк булу, инглиз телен intermediate дәрәҗәсеннән түбән булмаган дәрәҗәдә белү. Башка чит телләрне, шул исәптән француз һәм гарәп телләрен белү өстенлек булачак.
Волонтерлык программасының киләсе этабы – рекрутинг. Ул 2026 елның 10 февралендә башлана. Кандидатларга кызыксынулары, функциональ юнәлешләр буенча тәҗрибәсе һәм өстенлекләре турында сөйләргә кирәк булачак. Әңгәмә барышында рекрутерлар аларның инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерәчәк.
Рекрутинг кампаниясе 2026 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк. Апрель уртасыннан сайлап алынган волонтерларны укыту башлана.
Волонтерлар командасына кушылыр һәм гариза юллар өчен сайтка керергә кирәк.