Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәрык рухы, лампадагы җен, Абязовның четерекле соравы: быел «Татарстан гүзәле» кем булды

Казанда XXVIII «Татарстан гүзәле – 2026» бәйгесенә йомгак ясадылар. Быел оештыручылар Көнчыгыш тематикасына басым ясаган, ул катнашучыларның костюмнарында гына түгел, ә сәхнә бизәлешендә дә чагылыш тапты. Конкурс тамашачыларны нәрсәсе белән сөендерде һәм республиканың төп гүзәле кем булды. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

«Җиребезнең талантларга бай булуы белән бәхетлемен»

Бәйгенең финалы быел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды.

«Без әлеге гүзәл кызлар белән бер сәхнәдә басып торуыбызга шатбыз. Җиребезнең талантларга бай булуы һәм чираттагы 30 гүзәл затның сәхнәдә басып торуы белән мин бик тә бәхетле», - дип белдерде «Татарстан гүзәле» оешмасы президенты Изольда Сахарова.

Изольда Сахарова

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйгенең финалында, гадәттәгечә, Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 30 кыз катнашты, ә Көнчыгыш быел төп тема итеп сайланган иде. Һәрвакыттагыча, катнашучыларның костюмнары бердәм стилистикада эшләнгән һәм уртак темага буйсындырылган. Быел да костюмнарны дизайнер Екатерина Тонюшкина әзерләгән.

Екатерина Тонюшкина

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу костюмнарны ничек тегәргә икән дип уйлаганда, Көнчыгыш мәдәниятенең төрле параметрларын исәпкә алырга тырыштык. Ягъни бөтен Көнчыгыштан илһам алдык. Төрле мәдәниятләрне берләштергән үзенчәлекле стиль килеп чыкты», - дип белдерде Тонюшкина «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Кызлар тамашачылар каршына Көнчыгыш сараеннан чыкты

Камал театрында сәхнәне конкурска яхшылап әзерләгәннәр иде. Мисал өчен, анда интерактив экраннар урнаштырганнар, аларда Көнчыгыш сарае сурәтләнгән, кызлар шуннан сәхнәгә чыкты һәм чыгыш ясаганнан соң шунда кереп китте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Конкурсның беренче этабында кызлар Көнчыгыш тематикасындагы аксессуарлары булган өч төстәге (яшел, зәңгәр һәм шәмәхә) кыска күлмәкләрдән чыкты. Һәркайсы үзе турында (кайсы шәһәрдә туган, ничә яшьтә, кем булырга укый яки кем булып эшли) сөйләде, шулай ук үз мавыгулары һәм максатлары белән таныштырды.

Беренче чыгыштан соң ук диярлек тамашачы ир-атлар өчен иң көтелгән икенче этап - су коену костюмнарыннан дефиле башланды. Быел кызларның киемнәре гадәти түгел: су коену костюмыннан тыш, алар чалбар һәм Көнчыгыш халатлары кигән, ә билбауларына яулык бәйләнгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сәхнәгә чыгулары да стандарт булмады – әйләнмәле платформада унар кыз чыкты һәм сәхнә буйлап узды. Ләкин уңайсыз хәлдә калдырган күренеш тә булды: яңа партия сәхнәгә чыкканда, алдагы унлык дефилены тәмамлаган иде. Шул сәбәпле, әйләнеп торган боҗрага басканда егылмас өчен, кызларга сәхнәдән кереп киткәндә җитезлек күрсәтергә туры килде.

Әлеге этап нәтиҗәләре буенча 20 кыз Татарстанның төп гүзәле титулы өчен ярышлардан төшеп калды, ә калган 10 катнашучы суперфиналга үтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кызларга лампадагы җен сораулар бирде

Өченче этап «Әйдәгез сөйләшик» конкурсы булды, анда суперфиналистларның һәркайсына четерекле сорау бирделәр.

Әлеге этапта катнашучылар тагын киемнәрен алыштырды, бу юлы күбесенчә яшел төстәге, Көнчыгыш орнаментлары белән бизәлгән һәм киң җиңле, озын ябык күлмәкләрдән сәхнәгә чыктылар.

Быел катнашучыларга сорауларны җен бирде, моның өчен кызларга башта сәхнә үзәгендә урнаштырылган лампаны ышкырга кирәк иде.

Рөстәм Абязов

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бу этапта жюри биргән сорау иң катлаулысы булып чыкты. Татарстанның халык артисты, La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов катнашучыларның берсеннән «нәрсә ул муза» дип сорады, кыз моңа җавап бирә алмады, әмма якын арада бу сорауны ачыкларга вәгъдә итте.

Җиңүче - Түбән Кама кызы

Республиканың 2026 елгы төп гүзәле таҗын Түбән Камада туган Әмирә Шәрипова киде.

Әмирә Шәрипова

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Әлегә кадәр үзем белән нәрсә булганын аңламыйм. Бу - төш кенә, мин монда түгел кебек. Бу шатлыкны тизрәк дусларым һәм гаиләм белән уртаклашасы килә. Бүгенге көндә мин Казан федераль университетының менеджмент факультетында беренче курста укыйм», - диде Шәрипова журналистларга бүләкләү тантанасыннан соң.

Камилла Гаттарова

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Яшел Үзәннән Камилла Гаттарова Татарстанның беренче вице-миссы титулына лаек булды.

Евгения Петрова

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Казан гүзәле» титулы иясе - Татарстан башкаласында туган Евгения Петрова.

«Татар-информ», Александр Хевронин

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *