Яңа Чишмә районында «Авылым чаналары» кышкы бәйрәме узды
Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында «Авылым чаналары» кышкы күмәк ярышлары узды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы хәбәр итте.
Ярышлар өч төп номинациядә узган. Авыл халкы «Иң оригиналь чана», «Иң тиз йөрүче чана», «Тамашачы мәхәббәтен яулаган чана» категорияләрендә җиңү өчен ярышкан.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә барлык җиңүчеләрне Шахмай авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова һәм Чаллы Башы авылы мәдәният йорты җитәкчелеге котлаган һәм мактау грамоталары белән истәлекле бүләкләр тапшырган.