MAX дөньяның иң тиз үсә торган 5 интернет-сервисы арасына кергән
MAX илкүләм мессенджеры дөньяда иң тиз үсә торган интернет-сервислар бишлегенә кергән. Аның аудиториясе 89 миллион кулланучыга җиткән, шуларның 60 миллионы көн саен кушымтага керә. Бу хакта РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бүген инде 89 миллион кулланучы [MAX], ялларга 90 [млн] һәм көн саен керүче 60 миллион кулланучы булачак дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, MAX дөньяның иң тиз үсә торган интернет-сервислары бишлегенә керде, Россиядә түгел, ә дөньяда», – дип билгеләде Кириенко.
Элегрәк билгеле булганча, россиялеләр MAX илкүләм платформасында 1,5 миллионнан артык цифрлы ID булдырган.