Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,8 мең тонна кар чыгарылган
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 6,8 мең тонна кар чыгарылган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы 1,4 мең тонна материал: 522 тонна реагент һәм 975 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә 3,1 миллиметр, гыйнвар аенда 44,5 миллиметр явым-төшем яуган. Бу 46 миллиметр дәрәҗәсендәге айлык норманың 97 процентын тәшкил итә.