Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шамил Садыйков: «Татарстан» – безнең төп журнал

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татарстан» журналының 105 еллыгына багышланган тантаналы чарада басманың әһәмиятле ролен һәм югары статусын ассызыклады.

«Рөстәм Миңнехановның өстәлендә нәкъ менә «Татарстан» журналы тора – «Татмедиа» басмалары арасыннан бердәнбер журнал. Бу, әлбәттә, сезнең эшегезнең мөһимлегенең, катлаулылыгының һәм җаваплылыгының күрсәткече», – дип мөрәҗәгать итте Садыйков редакция коллективына.

Медиахолдинг башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәм –журналга карата зур хөрмәт билгесе.

«Безнең бер генә коллективның да, бер генә журналның да мондый форматта туган көнен үткәргәне юк. Журналистлар коллективы өчен шулкадәр күп иҗат коллективлары чыгыш ясый. Бүген тулы бер театр алар карамагында! Бу безнең сезгә карата хөрмәтебезнең күрсәткече», - дип билгеләде ул.

Садыйков баш мөхәррир Татьяна Вафинага аерым рәхмәт белдерде. Ул аны тәҗрибәле журналист һәм хөрмәтле җитәкче дип атады.

«Татьяна Николаевна – танылган журналист һәм китаплар авторы. Без аның үзен һәм аның эшен бик югары бәялибез», - диде ул.

«Бөтен «Татмедиа» коллективы исеменнән сезне юбилеегыз белән котлыйм! Чыннан да, бу – безнең төп журнал. Бик мөһим һәм кирәкле басма», – дип йомгаклады Садыйков чыгышын.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *