Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» мәктәп, бакчаларны капиталь ремонтлауга зур игътибар бирә

«Бердәм Россия» партиясе мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү темасына зур игътибар бирә. Бу хакта Партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләрне капиталь ремонтлау, шулай ук гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә оешмаларны төзү программасын гамәлгә ашыру буенча федераль штаб утырышында шул хакта хәбәр итте.

Чара «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм партиянең Генераль советы әгъзасы, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында узды. Видеоконференция режимындагы селектор киңәшмәсендә Татарстаннан шулай ук «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов һәм башкалар катнашты.

Владимир Якушев хәбәр иткәнчә, «Бердәм Россия» ярдәме белән ил төбәкләрендә 1 714 мәктәп төзелгән, шуларның 80е – 2025 елда. Бөтен ил буенча 6,5 меңнән артык мәктәп капиталь ремонтланган. Узган ел 1600гә якын объект файдалануга тапшырылган. Ремонт эшләре федераль бюджеттан финансланган мәктәпләрнең күбесе авыл җирләрендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан.

«Бердәм Россия» инициативасы буенча 39 төбәк мәктәпләрне капиталь ремонтлауга өстәмә финанслар алачак. Бу максатларга федераль бюджетта агымдагы елга 2 миллиард сум күләмендә акча салынган. Балалар бакчаларына килгәндә, 2019 елдан 2025 елга кадәр 1,7 мең объект файдалануга тапшырылган, аларга 248 меңнән артык бала йөри. Узган ел 1,2 мең урынга исәпләнгән 5 объект төзелгән.

2025 елдан 267 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, шуларның 134е – федераль бюджет катнашында. Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» халык программасында балалар бакчаларының якында урнашуына аерым игътибар бирәчәк һәм халык соравының үтәлеше турында кайгыртачак.

Үз чиратында, Сергей Кравцов искәрткәнчә, 2025 елда төбәкләр белән берлектә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләр төзү һәм ремонтлау буенча зур эш башкарылган. Ул әлеге уңайдан Татарстанны аерым билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *