Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Депутат Бессараб 1 февральдән 40 социаль түләүне индексацияләү турында сөйләде

Россиядә 1 февральдән 40 социаль түләү планлы рәвештә индексацияләнәчәк. Индексация гаилә һәм балалар пособиеләренә, ана капиталына, ташламалы түләүләргә, ташламадан файдаланучыларга айлык акчалата түләүләргә һәм эшсезлек буенча пособиеләргә кагыла. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Февральдән социаль ярдәмнең 40 төре индексацияләнә. Бу Росстат мәгълүматлары буенча бәяләрнең реаль үсешен исәпкә алып башкарыла. Хезмәткә түләүнең минималь күләменә бәйле булмаган барлык түләүләр якынча 5,6 процентка артачак», - диде ул.

Ана капиталы түбәндәгечә артачак:

. беренче балага - 690 267 сумнан 728 922 сумга кадәр;

. икенче һәм аннан соңгы балаларга (әгәр беренчесенә алмаган булсалар) – 912 162 сумнан 963 243 сумга кадәр;

. икенче балага (әгәр пособие беренче балага инде алынган булса) - 221 895 сумнан 234 321 сумга кадәр.

Индексация яңа сертификатларга да, файдаланылмаган акчаларга да кагыла.

Бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие февраль индексациясеннән соң 28 456 сумга кадәр артачак. Бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме – 10 837 сум, максималь күләме 83 021 сум тәшкил итәчәк.

СССР һәм РФ Хезмәт Геройларына айлык түләү - 103 693 сум, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына – 76 473 сум, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына – 4 839 сум, I төркем инвалидларга – 6 157 сум, II төркем инвалидларга – 4 397 сум, III төркем инвалидларга 3 520 сум тәшкил итәчәк.

Эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 15 886 сумга җитә. Мәрхүмне җирләүне оештыру өчен компенсация күләме 9 679 сумга кадәр арта.

Февральдә Россия законнарына һәм норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелә, алар гаиләләргә, социаль түләү алучыларга, сатучыларга һәм сатып алучыларга кагылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *