Гөлнара Тимерҗанова: Халыкның мәхәббәте миңа көч бирә
«Яңа җырларым бик күп. Алар арасында күбесе – үзем язган җырлар. «Мәхәбәт учаклары» дигәне популярлык алды. «Ташлан әле кочагыма», «50 яшь», «Ашыктырма» җырлары да уңышлы булды, күп тыңлаулар җыйды. «Ашыктырма»ның сүзләрен дә үзем яздым. Күп вакытта миңа авторлар җырлар җибәрә, ләкин күбесе минем стильгә туры килми торган була. Тыңлап карыйм да, мәгънәсе булмаганлыгын аңлыйм.
Бүгенге заманда заллар җыю миңа гына түгел, башка җырчыларга да авыр. Әмма халыкның мәхәббәте миңа көч бирә. Мин моны тоям, сизәм. Әле бу көннәрдә «Роксана» радиосында туры эфирда булган идем. Эфирның анонсын үземнең сәхифәләремә дә куйдым. Шуннан күреп, эфирны каян гына тыңламадылар. Пенза, Свердловск, Санкт-Петербург һәм башка ерак шәһәрләрдән: «Без сезнең иҗатыгызны яратабыз, сезне югалттык», – дип язалар. Күз яшьләрем чыкты, хәтта, шушы сүзләрне ишеткәч. Менә шулай читтәге тамашачыларым махсус кереп тыңладылар эфирны. Шундый тамашачыларың булганда, бернәрсәдән дә куркып тормаска кирәк. Эшләгән кешегә, барыбер, юллар ачыла ул. Минем дә барысы да яхшы булачагына иманым камил», – ди ул.
Гөлнара Тимерҗанова белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.
- Гөлнара Тимерҗанова: «Аллаһы Тәгалә сынауларын да, мөмкинлекләрен дә бирде»