Көчле кар һәм буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкына 31 гыйнварда көтелә торган көчле кар һәм буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.
Урамгда сак булырга, юлны махсус рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгарга киңәш ителә. Куркыныч янаганда, 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда көчле кар явуы, күз күреме 500 метрга кадәр начараюы һәм көчле бозлавык көтелә. Элегрәк «Татар-информ» Казанда «Буран» планы игълан ителүе турында язган иде.