Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда фермерлар саны, алар җитештергән ит, сөт ник кими – корылтайдан төп фикерләр

Болар хакында Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXVI корылтаенда сөйләштеләр.

Гомумән алганда, 2025 елда Татарстанда кече хуҗалык формалары 690 мең тонна сөт җитештергән. Алдагы ел белән чагыштырганда, 37 мең тоннага кимү күзәтелә. Ит 10 мең тоннага кимрәк җитештерелеп, 127 мең тонна тәшкил итә.

Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка, шул исәптән сыерлар саны 3660 башка кимегән

«Фермер хуҗалыклары тормышы җиңелләрдән түгел, күп көч сорый. Тик бу хезмәткә хисаплар күплеге дә керә. Дәүләт Думасы сөткә, җир уңдырышлылыгына карата бәяләр мәсьәләсен карый. Аннары, безнеңчә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең уңайлылыгы өчен бер генә кысаларга да сыймаган карарлар чыгарыла. Әйтик, җир уңдырышсыз икән, тартып алына. Ә гомерен җир белән бәйләгән фермерга алга таба нишлисен беркем уйлаймыймы? Андый закон тискәре роль уйнарга мөмкин. Әле дә ярый, тагын җайлап җибәрә торган өстәмәләр кертелеп тора», – дип ассызыклады ассоциация президенты Камияр Байтемиров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Статистика буенча, кече хуҗалык формалары тарафыннан 2025 елда 160 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу, 2024 елга караганда, 6 процентка артык, ләкин үсеш шәхси хуҗалыкларда гына, һәм моңа үсемлекчелек хисабына гына ирешелгән (8,7 процент).

Республикада фермерлар 1242гә кимегән, шуның нәтиҗәсендә терлек саны азаюы да, аларның сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләре дә төшүе аңлашыла. Татарстан фермерларында мөгезле эре терлек 6209 башка, шул исәптән сыерлар саны 3660 башка кимегән.

Татарстанда барлыгы 215 авыл хуҗалыгы кооперативы гамәлдә. Былтыр 25 кооператив булдырылган. Узган елда Татарстанның авыл хуҗалыгы кооперативлары кереме 22,5 млрд сум тирәсе, 2024 елга караганда, бу 21 процентка артык. «Димәк, кооперативлар шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларыннан тулай продукцияне күбрәк күләмдә алган, шуны эшкәртеп саткан дигән сүз бу», – ди Камияр Байтемиров.

Ветеринария таләпләре – нәтиҗәле бизнес өчен мәҗбүри шарт

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фермерлар җитештергән продукция өлеше тулай продукция күләмендә соңгы өч елда кимегәнен, авыл хуҗалыгы оешмаларыныкы, киресенчә, артканын билгеләп үтте. «Бу – инвестицияләрнең нәтиҗәлелеге белән бәйле. Өч елда алар тарафыннан производствога – 100 миллиард сумга якын, шул исәптән техниканы яңартуга 31 миллиард сум акча кертелгән. Билгеле, алар субсидияне дә күбрәк ала. Фермерлар исә бу чорда 4 млрд сумлык техника алган», - диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, фермерларның кимүен күпләр ветеринария таләпләре көчәю белән аңлата. Ләкин, ничек кенә булса да, бу – нәтиҗәле бизнес өчен мәҗбүри шарт, ди ул. «Бар кеше дә ябык режимда эшләргә тиеш, чөнки күрше төбәкләрдә инфекцияләр ачыкланып тора», - диде.

Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, аларның тулай продукция күләмендәге өлеше – 30,8 процент, гәрчә аларга дәүләттән ярдәм 4,8 процент дәрәҗәсендә булса да. «Бу федераль дәрәҗәдә финансланмый торган, эшмәкәрлек булып саналмаган эшчәнлек. Ил күләмендә караганда, аларга ярдәм зур, ләкин ул тулысы белән республика бюджетыннан», – дип искәртте Марат Җәббаров.

«Бизнес-проектларга һәм гаризалар бирүгә әзерләнергә кирәк»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быел шәхси хуҗалыкларга ярдәмгә 690 млн сум акча каралган. Ә фермер хуҗалыкларына ярдәм өчен 488 млн сум бүлеп бирелгән, узган елга караганда, бу 163 млн сумга артык. «Бизнес-проектларга һәм гаризалар бирүгә әзерләнергә кирәк», - диде министр.

Аның сүзләренчә, производство эшен нәтиҗәле итеп, ветеринария таләпләренең барысын да үтәп алып баручы фермерлар арасында уңай үрнәкләр күп. Ул Чистай районыннан Петр Чуринны мисалга китерде. 2012 елда ул 1,5 миллион сумлык грант алган, 2024 елда 200 баш терлеккә исәпләнгән фермага дип 30 миллион сум грант алуга ирешкән.

«422 сыеры бар, бер сыердан тәүлеклек савым 42 килограмм тәшкил итә, бер сыердан еллык керем - 380 мең сум, башка фермерларда ул 50 мең сум гына», – диде Марат Җәббаров.

Үз эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан фермерлар кооперативларга берләшә. Кече формалар өчен бу – төп үсеш резервы. Кооперативлар хәрәкәтенә 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җәлеп ителгән. Хезмәт күрсәтү һәм продукция эшкәртү күләмнәре 2020 елгы күрсәткечтән өч тапкыр артык», – диде Марат Җәббаров. Аның сүзләренчә, мондый эш нәтиҗәләренә кооперативларга бюджеттан җитди ярдәм хисабына ирешелгән.

Авыл хуҗалыгы кооперативлары матди-техник базаны үстерүгә һәм продукция эшкәртүгә грантларга, чыгымнарның бер өлешен каплауга һәм сөтчелек юнәлешендәге мини-парклар территориясендә фермалар төзелешенә субсидияләргә дәгъва кыла ала. Быел аларга ярдәм өчен 545 млн сум акча юнәлтү планлаштырыла.

Министр кооперативларга каралган ярдәмне нәтиҗәле кулланучылар арасында Сарман районыннан «Ян» кооперативын атады.

«Кош-корт чалу өчен цех төзелешенә ул 10 миллион сумга якын грант алды, үзеннән 20 миллион сум кертте. Аның хезмәтләреннән Сарман, Мөслим, Әгерҗе фермерлары файдалана», – диде.

Министр продукцияне эшкәртү һәр хуҗалык өчен өстенлекле бурыч булуын искәртте. «Без эшкәртү күләмнәрен арттырырга тиеш», – дип өндәде Марат Җәббаров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Министр зур инвестиция проектларын гамәлгә кертергә ниятләгән авыл хуҗалыгы кооперативларына үз районнарында сәнәгать мәйданчыклары эшен өйрәнергә киңәш итте. «Бу проектларга кертелә торган инфраструктура, кагыйдә буларак, шул сәнәгать мәйданчыкларында бар. Анда газ, чистарту корылмалары, саклау складлары төзелгән, электр уты кертелгән. Сез арендага һәм үзегез өчен сатып алырлык булсын өчен, кайбер мәйданчыклар сезгә үзләре дә ниндидер ангар, объектлар төзеп бирә ала, аннары акчаны җиһаз-җайланмаларга гына тота алачаксыз», – диде.

«Безгә үзебезнең сөтне сатарга кирәк, юкса, бүгенге вазгыятьтә исән кала алмаячакбыз»

Сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен быел 867,4 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган. Шул исәптән, 500 млн сумнан артык акча сөт җитештерүчеләргә биреләчәк, 180 млн сумы – эшкәртүче заводларга, 185 млн сумы халыктан чимал алган кооперативларга бүленгән.

Яңа кагыйдәләр буенча, сатылган сөт өчен субсидия алучыларга кереме 800 млн сумнан артык булган эре һәм урта хуҗалыклар керми. Җәббаров әйтүенчә, финанс ярдәме тармакка ярдәм һәм сөткә бәяләрне тотып калу өчен каралган. Шәхси хуҗалыкларда хәзер сөтне килограммы өчен уртача 32 сум 24 тиеннән кабул итәләр.

«Сөт базарында вазгыять әлегә бер тирәдә тора. Алга таба ничек булыр – ачыклык юк», – диде министр.

Фото: © «Татар-информ»

Мамадыш районы Норма авылыннан фермер Алмаз Якупов та сөтнең үз кыйммәте кимү белән бәйле фикерләрен әйтте. «Сөтнең бәясе төште, үзкыйммәтнең сату бәясе белән нисбәте дөрес түгел. Бу вазгыятьтә зур хуҗалыклар әле яши ала, вак хуҗалыкларга бик авыр. Элек сөтне 43 сумнан сатып алалар иде бездән, октябрьгә кадәр шулай барды, соңгы өч-дүрт айда 34 сумнан гына алдылар. Кечкенә хуҗалыкларда үзкыйммәт проблемасы һәрвакыт бар инде», – диде Алмаз Якупов.

Аның сүзләренчә, кечкенә фермер хуҗалыкларының кереме саклануын уйлаганда, сөтне үзләренә эшкәртү хәерле. «Безгә үзебезнең сөтне сатарга кирәк, юкса, бүгенге вазгыятьтә исән кала алмыйбыз без», – ди фермер. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул моның өчен кибетләрдә фермер продукциясе өчен аерым суыткычлар куйдырырга кирәклеген дә әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әгерҗе районы Кичкетаң авылы фермеры Тәлгать Муллануров Татарстанда сарыкчылыкка игътибар аз, һәм дәүләттән ярдәм булмаса, сарыкчылык белән шөгыльләнә башлаган кешегә бик кыен булуын ассызыклады.

«Республикада бер кешегә елына 73 килограмм ит җитештерелүен исәпкә алганда, сарык ите 2 процент кына тәшкил итә. Минемчә, бу бик уйланырлык сан», - диде фермер.

Ул крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сарыкчылыкны үстерүдә ярдәм буенча комплекслы программа эшләүне сорады.

«Эшне башлап җибәргәндә ярдәм күрсәтелмәгәч, бик читен. Комплекслы программа кирәк. Безнең сарык асраучылар хезмәттәшлеккә һәм шушы программаны эшләргә әзер. «Баҗа туган түгел, кәҗә мал түгел» дигән халык мәкале бар. Тик хәзер кәҗәне дә хайванга саный башладылар, 1 мең субсидия бирәләр. Ә сарыклар һаман күләгәдә кала», - дип борчуы белән уртаклашты Тәлгать Муллануров.

«Быел 2023-2025 елларда сатып алынган техника өчен субсидияләр буенча бурычларны тулысынча каплыйбыз»

Узган елда республикада сатып алынган техниканы субсидияләүгә 2,2 млрд сум бүлеп бирелгән, тагын 200 млн сумы – терлек үзәкләре өчен җиһаз сатып алуга.

«Быел 2023-2025 елларда сатып алынган техника өчен субсидияләр буенча бурычларны тулысынча каплыйбыз. Шушы елларда алынган техниканы субсидияләү өчен 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителгән», – диде министр.

Марат Җәббаров чыгышын тәмамлап: «2026 елда уңышлы эш өчен барлык алымнарны кулланырга, дәүләт биргән ярдәмнән файдаланырга кирәк», – дин өндәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *