Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Хозур ТВ» телеканалы Дагыстанда да күрсәтә башлаган

Бөтен дөньяда Интернет челтәрендә һәм Россиянең 15 төбәгендә кабель челтәрләрендә тапшырулар алып баручы «Хозур ТВ» мөселман телеканалы тапшырулар географиясен киңәйтте. Дагыстан Республикасы халкы 2026 елның 30 гыйнварыннан каналны «Дагсвязь-Телеком» кабель операторы платформасында карый башлады, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Хозур ТВ» телеканалы Ислам турында бик күп кызыклы һәм танып белү программаларын күрсәтә.

Татарстан мөфтияте телеканалы Татарстанда һәм Россиядә тәүлек әйләнәсе дини тапшыруларны халыкка җиткерүче беренче һәм бердәндер мөселман телеканалы булып тора. Телеканалның максаты – начар күренешләрдән, радикаль карашлардан һәм әхлаксызлыкка илтә торган фикерләрдән азат булган мәгълүмати киңлек булдыру.

Программалар – мәгърифәтчелек һәм белем бирү юнәлешендә. Тапшыруларда катлаулы сорауларга саллы җаваплар бирелә, гыйлем һәм тормыш тәҗрибәсе, белем бирү һәм ялны оештыру, тормыш кыйммәтләре һәм рухият, теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен тормыш мәгънәсе турында сөйләнә.

Узган елда эфирда телеканал үзе эшләп чыгарган 200 дән артык программа, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләре телерадиокомпанияләренең танып белү һәм балалар программалары тәкъдим ителде.

«Хозур ТВ» мөселман телеканалын интернет аша дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин.

Телеканал Россиядә Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Дагыстан Республикасы, Кырым Республикасы, Воронеж өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Амур өлкәсе, Пенза өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Саратов өлкәсендә күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *