«Ак Барс» үз бозында «Нефтехимик»ны 6:1 исәбенә җиңде
Казанның «Ак Барс» командасы «Татнефть Арена»да узган матчта Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын 6:1 исәбе белән җиңде.
Уенның алтынчы минутында беренче алканы кунаклар капкасына Казан клубы һөҗүмчесе Александр Барабанов кертте. Сигезенче һәм унынчы минутларда хуҗалар өстенлекне арттырды: Нэйтан Тодд һәм Александр Хмелевский гол кертте. Киеренке көрәш беренче период ахырына кадәр дәвам итте, әмма исәп үзгәрешсез калды.
Икенче периодта исәп кыска вакытка «Ак Барс» файдасына 4:0 булды: башта Илья Сафонов аерылып торды. Әмма берничә минуттан Игорь Гришин командасыннан Матвей Заседа гол кертүгә иреште. Алдагы һөҗүмнәр период ахырына кадәр нәтиҗәсез булды.
Өченче период башында «Ак барс» аерманы арттырды: алканы Митчелл Миллер кертте. Период ахырында Илья Сафонов тагын кунаклар капкасына гол кертте.
Уенда Әнвәр Гатиятулин командасы җиңү яулады.
КХЛ чемпионатлары кысаларында көндәшләр үзара 79 матч үткәргән. «Ак Барс» исәбендә хәзер 54 җиңү, шул исәптән дүртесе овертаймда һәм икесе буллитлар буенча. «Нефтехимик»ның 25 җиңүе бар, шуларның өчесе овертаймда һәм дүртесе буллитлар буенча. Алкалар аермасы Казан клубы файдасына 231:148.