Марат Әхмәтов һәм Илсур Һадиуллин Бөгелмәдә Һади Атласига багышланган кичәдә катнашты
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөгелмәдә җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-тюрколог, педагог Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган чара кысаларында булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Кунакларга Бөгелмә педагогларының татар телен укыту буенча тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Визит Карабашның 2нче мәктәбеннән башланды. Аннары шәһәрнең 28нче «Әкият» балалар бакчасы матур һәм кызыклы программа һәм учреждение буйлап экскурсия күрсәтте.
Түрәләр татар мәдәнияте үзәгенә дә керделәр, ә Һади Атласи исемендәге 14нче гимназиядә директор Фәнис Гайнуллин уку йорты буйлап экскурсия үткәрде. Биредә шулай ук Бөгелмә муниципаль районы һәм тулаем республика халкының туган телләрен саклау мәсьәләләре буенча пленар утырыш узды.