Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттәге драматургия лабораториясенең финал өлеше башланды

31 гыйнварда Татарстанның нефть башкаласында уздырыла торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финал өлеше башланды. Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында дәрәҗәле жюри беренче ике эскизны карады. Бу хакта Резеда Шамсуллина хәбәр итә.

Финалга сигез авторның пьесалары чыккан иде. Алар Татарстан һәм Башкортостан театрларына эскизлар әзерләү тәкъдиме белән таратылды. Бөгелмә театры Юлия Исмәгыйлеваның (Бөгелмә) «Яшел башлык» («Зелёная шапка») һәм Айдар Ризвановның (Әлмәт) «Тормышка кайтару» («Подключение к жизни») әсәрләрен сайлап алганнар. Беренче эскизның режиссёры — Роман Никитин, икенчесен Бөгелмә драмтеатрының баш режиссёры Александр Лебедев әзерләгән.

Залда жюри әгъзаларыннан тыш тамашачылар да бар иде. Алар ике эскизны да җылы кабул иттеләр. Сәхнә әсәрләрен караганнан соң тавыш бирү оештырылган иде. Өч вариантның берсен сайларга тәкъдим ителде: «Ничек бар, шулай калдырырга», «Тамашачылар фикереннән чыгып әсәрне эшләп бетерергә» һәм «Куркыныч төшне оныткан сыман хәтердән сызып ташларга». Залда утыручыларның абсолют күпчелеге ике эскиз буенча да беренче вариант өчен тавыш бирделәр. Жюри әгъзалары исә пьесаларга да, эскизларга да югары бәя куеп, шул ук вакытта җитешсез урыннарга игътибар иттеләр, кайда нинди үзгәрешләр керткән очракта яхшырак булачагы турындагы фикерләре белән бүлештеләр.

Якын араларда семинар-лабораториядә катнашучылар язган пьесалар буенча куелган эскизларны шулай ук Туймазы татар драмтеатры, Түбән Кама яшь тамашачылар театры, Әтнә татар драмтеатры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Актаныш драма һәм комедия театры коллективлары тәкъдим итәчәк.

Шунысын да искәртик, әлеге семинар-лабораторияне заманча темаларга пьесалар язучы драматурглар тәрбияләү максаты белән Әлмәт татар дәүләт драма театры, Башкортостанның заманча режиссура һәм драматургия үзәге, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды оештырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *