Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Оман төзелеш министрына төзелеш өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының төзелеш һәм шәһәрне планлаштыру министры Хәлфән бен Сәид Әл Шуэйлин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әңгәмә барышында Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш комплексы Татарстан икътисадының төп драйверларының берсе булып кала. Аның сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча тармакта эшләр күләме 13 миллиард доллардан артып киткән. Ул шулай ук бишенче ел рәттән республикада 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, республика Рәисе Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Оман заманча технологияләрне кулланып, төзелеш һәм шәһәр үсешендә масштаблы проектларны уңышлы гамәлгә ашыра. Ул практикалар белән алмашу һәм уртак инициативалар ике якка да файдалы булачак, икътисади үсеш һәм тотрыклы үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, дигән ышаныч белдерде.

Оманның төзелеш һәм шәһәрне планлаштыру министры, үз чиратында, илдә торак сафка бастыру күләменең тотрыклы үсүе турында хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, 2024 елда солтанлыкта якынча 38,4 мең яңа торак берәмлеге файдалануга тапшырылган.

«Күзаллау 2040» стратегик планы кысаларында Оман Хөкүмәте торак фондын алга таба киңәйтергә ниятли – 2030 елга 62,8 мең яңа торак берәмлеге файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Министр шулай ук Оманда комплекслы төзелеш проектларына актив ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Илдә Oman National Spatial Strategy (ONSS) илкүләм киңлек стратегиясе расланган, ул 2040 елга кадәр территорияләр үсешен билгели. Планнар нигезендә, якындагы 15 ел дәвамында Оман халкы ике тапкыр артырга һәм 2,7 миллионга җитәргә тиеш.

Очрашуны тәмамлап, министр Оманның традицияләрне саклап калуны киләчәкне күзаллау белән бергә алып барырга омтылуын искәртте, Татарстан делегациясе сәфәреннән канәгать калуын һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүгә өметен белдерде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *