Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда -33 градуска кадәр салкыннар көтелә

Бу атнада Татарстанда ял көннәре башланганчы салкын һава торышы урнашачак, явым-төшемнәр вакыт узу белән тукталачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Иртәгә, 3 февральдә, республика күге аязучан болытлы булачак. Төнлә кайбер урыннарда бераз кар явачак, көндез бөтен төбәк буенча кар фаразлана, көнчыгыш районнарда урыны белән көчле кар явачак. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -19, -24 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнбатышында аязганда -25, -30 градуска, көнчыгышта -12, -17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -11, -16 градуска кадәр җылыначак, кайбер көнбатыш районнарда -21 градуска кадәр генә, ә көнчыгыш районнарда -3, -8 градуска кадәр.

4 февральдә атмосфера фронты Татарстанга урыны белән бераз кар китерәчәк. Җиңелчә бураннар булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән температура -23... -28 градуска кадәр, аязганда -31 градуска кадәр, ә көндез -19... -24 градуска кадәр булачак.

Пәнҗешәмбе, 5 февральдә, төбәк көньяк-көнбатыш антициклон перифериясендә булачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Караңгы вакытта -23... -28 градус, республиканың көнчыгышында аязганда -33 градус булыр дип фаразлана. Яктыда-термометр баганалары -11, -16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 6 февральдә, Татарстанда синоптик вәзгыять сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк. Антициклон тәэсирендә республикада явым-төшемсез һава торышы сакланачак. Шуның белән бергә температура фоны күтәрелә башлаячак. Төнлә һәм иртән температура -14 -19 градуска кадәр, аязганда -22 градуска кадәр, ә көндез -9, -14 градуска кадәр җылына.

Шимбә көнне, 7 февральдә, Көнбатыштан килүче атмосфера фронты Татарстанга кар китерәчәк, урыны белән бураннар һәм көчле җил булырга мөмкин. Тәүлекнең якты вакытында һава акрынлап -6, -11 градуска кадәр җылыначак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *