Татарстанда бер елга якын алимент түләмәгән ир-ат 7 айга ирегеннән мәхрүм ителде
Балык Бистәсе районында яшәүче ир-атны бер елга якын алимент түләмәгәне өчен 7 айга колония-поселениегә хөкем иттеләр.
ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 44 яшьлек ир-ат 10 ай дәвамында үзенең 4 яшьлек баласына матди яктан ярдәм итмәгән. Ваемсыз әти моның өчен элегрәк җаваплылыкка тартылган булса да, бурычның гомуми күләме 395 мең сум тәшкил иткән.
Ир-ат үз гаебен таныган.