Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика лидеры, дипломатны сәламләп, аны әлеге вазифага билгеләүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм яңа вазифасында уңышлар теләде.
Джейсундхар Һиндстанның Казандагы беренче Генераль консулы булды. Генераль консуллыкны ачу икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне ныгытыр, шулай ук төбәкара хезмәттәшлеккә өстәмә этәргеч бирер дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан традицион дустанә Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре кысаларында Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Ул икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү буенча уртак эш нәтиҗәле булачагына һәм яклар хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә киңәйтә алачагына ышаныч белдерде.
2025 елның октябрендә Казанда «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче эшлекле форумы узды. Хәзерге вакытта икенче форумга әзерлек һәм аны үткәрү буенча эш алып барыла.