Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алексеевск районының яңартылган ЗАГС бүлегендә беренче никахлашу тантанасы булды

Татарстанның Алексеевск районы ЗАГС бүлеге капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Учреждениедә реконструкциядән соң беренче никахлашу тантанасы булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мәйданы 200 квадрат метрдан артыграк булган бина 2008 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. 2025 ел ахырында биредә капиталь ремонтлау эшләре башланды. ЗАГСта реконструкциядән соң Лилия белән Сергей Спириннарның беренче никахлашу тантанасы булды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова яшь гаиләгә бәхет һәм иминлек теләделәр. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасы комитеты рәисе Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова

«Традицион мәдәни кыйммәтләр, гореф-гадәтләр һәм традицияләргә нигезләнгән Татарстан гаиләләрендә гаилә һәм никах югары статуска ия. Күпчелек яшьләр өчен никахны теркәү – матур, истә калырлык вакыйга гына түгел, ә киләчәгеңне аңлы рәвештә сайлау да, алар моңа зур җаваплылык белән әзерләнә», - дип белдерде Эльвира Әхмәтова.

Татарстанда 47 ЗАГС эшли. Бер ел эчендә 24 меңнән артык никах теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Республикада яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Гаиләләр үзләренең киләчәген ышанычлы планлаштыра алсын өчен тиешле шартлар тудырылган: социаль һәм финанс ярдәме чаралары тәкъдим ителә.

Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *