Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Тарихта без эзлебез» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Казанда гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләргә багышланган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивалендә катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башлануы турында игълан иттеләр. Бәйгенең беренче этабы 9 февральдә уздырыла – фестивальдә катнашу өчен ким дигәндә ике буын вәкилләре булган гаиләләр чакырыла. Республикада сигезенче тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль династияләрне берләштерәчәк һәм гаилә тарихының әби-бабалар турындагы истәлекләрдән башлануын искәртәчәк.

Бәйге өч өлештән: муниципаль, зона һәм республика этапларыннан тора. Аларның һәрберсендә командалар ике бирем үтәячәк: аш-су әзерләү презентациясе булган милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсен һәм җыр, бию, театраль тамаша яки милли костюмны күрсәтү форматында шәҗәрәгә багышланган иҗади чыгыш тәкъдим итәчәк.

Шәҗәрә агачы фестивальнең төп бизәге булып тора. Һәр гаиләгә нәсел дәвамчылары тасвирламасы һәм архив документлары белән расланган шәҗәрә әзерләргә кирәк булачак.

Фестивальнең муниципаль этабы 2026 елның 9 февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм 10 февральдә Юдинодагы Тимерюлчылар мәдәният йортында оештырыла. Алга таба җиңүчеләр зона этабында очрашачак, ә финал 8 июльдә республика дәрәҗәсендә уздырыла, дип хәбәр итә шәһәрнең Муниципаль архив идарәсе.

Фестивальдә приз фонды каралган. Муниципаль этапта җиңүчеләргә 50 мең сумга, зона этабында – 100 мең сумга, республика этабында 200 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылачак. Өстәмә рәвештә махсус номинацияләр, шул исәптән «Хезмәт династиясе», «Гаиләдәге гореф-гадәтләргә теләктәшлек», «Тынычлык гаиләсе» һәм «Тамашачылар мәхәббәте» призы булдырылган.

Гаризалар arhiv.kazan@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә яки катнашучылар аны 8 Март урамы, 5а йорты адресы буенча шәхсән тапшыра ала.

Фестиваль 2019 елдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдиме белән үткәрелә. Буыннар бәйләнешен саклап калу, милли гореф-гадәтләрне торгызу һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту фестивальнең төп максаты булып тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *