Композитор Азат Хөсәеновны соңгы юлга озаттылар
Бүген Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов белән хушлашу мәрасиме узды.
Кичә 500дән артык җыр авторы, Татарстан театрларының 80нән артык спектакльләренә көй һәм инструменталь музыка язучы композиторның, каты авырудан соң, 67нче яшендә вафат булуы билгеле булды.
Хушлашырга килүчеләр арасында Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Асаф Вәлиев, ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Актаныш һәм Мөслим районы җитәкчелеге вәкилләре, туганнары һәм дуслары бар иде.
Мәрхүм Киндери зиратында (Казан, Дорожная) җирләнде.