Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Идрис Газиев Казанда Тукай чоры аһәңнәрен яңартты: Мирас буш урында барлыкка килми

Габдулла Тукай әдәби музеенда Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиевның «Идрис Газиев тәкъдим итә» циклыннан беренче лекция узды. «Тукай чоры аһәңнәре» лекция-концерты XX гасыр башындагы татар музыкаль мәдәниятенә багышланган иде.

Үз чыгышында Идрис Газиев Тукайга булган мәхәббәтенең балачактан килүен һәм әлеге теманың аның язмышында һәрвакыт актуаль булуын белдерде. Артист билгеләп үткәнчә, бу лекцияләр бөек шагыйрьнең юбилей елы уңаеннан гына түгел, ә татар музыкаль мирасын киләсе буынга тапшыру бурычыннан туган.

«Мин бу лекцияләргә зур дулкынлану белән килдем. Чөнки Тукай безгә һәрвакыт кирәк. Аның җыры да, шәхесе дә бүгенге көндә актуальлеген югалтмый. Мирас буш урында барлыкка килми. Без үзебезнең остазларыбызга – Йолдыз Исәнбәт, Зәйнәп Хәйруллина кебек музыка белгечләренә рәхмәтле булырга тиешбез. Алар безгә ныклы нигез бирде, ә безнең бурыч – аны халыкка аңлаешлы итеп җиткерү», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чара барышында Идрис Газиев тикшеренүләр нәтиҗәсендә табылган 125 еллык уникаль граммофон язмаларын тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, хәтта 15-20 секундлык язма да әлеге чорның рухын һәм тавышын саклаган бәяләп бетергесез хәзинә булып тора.

«Мин эзләнә башлаганда татар җырына 100 ел дия идем, ә хәзер инде ул тарих 126 елга җитте. Бу – зур җаваплылык. Күпләр өчен иске граммофон язмалары – сызгырулы тавыш кына булырга мөмкин, ә минем өчен – ул чор мәдәниятенең яшәеше. Моны бәяли белергә кирәк», – дип билгеләп үтте артист.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Идрис Газиев Уфа дәүләт сәнгать институтындагы педагогик эшчәнлегенә дә тукталып узды. Ул үзенең сыйныфында укыган татар һәм башкорт яшьләренә һәрвакыт милли репертуар тәкъдим итүен әйтте. Аның фикеренчә, милли музыканы укытучылар үзләре дәвам итмәсә, аның киләчәге булмаячак.

«Үземнең сыйныфта укыган егетләргә-кызларга, татарча, башкортча иркен сөйләшүчеләргә халык җырларын җырлатам, композиторларыбызның әсәрләрен, татар-башкорт композиторларының әсәрләрен сеңдерергә тырышам. Гомумән, минем сыйныфта һәрвакытта да милли музыка яңгырап тора. Чөнки әгәр дә без аларны җырламасак, дәвам итмәсәк, без нинди укытучылар булабыз?», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Профессор лекцияләр циклының алдагы планнары белән дә бүлеште. Алда тамашачыларны беренче профессиональ татар җырчысы Камил Мотыйгый язмышына, Тукайның халык җырларын башкаруына һәм замандашларының граммофон язмаларына багышланган очрашулар көтә.

«Без бу шәхесләргә һәрвакыт кайтып торырга, алар турында халыкка ишеттерергә һәм хәтеребезне яңартырга тиешбез», – дип йомгаклады ул үз чыгышын.

Чара ахырында Идрис Газиев проектның иганәчесе – «Барс медиа» группалар компаниясе һәм аның генераль директоры Камил Гәрәевка рәхмәт әйтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *