«Питер.Татар» порталы ясалма фәһем ярдәмендә Җәлил турында роликларга бәйге игълан иткән
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Питер.Татар» порталы Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлап бәйге уздыра. Бәйгедә катнашу өчен ясалма фәһем ярдәмендә ролик ясап юлларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Конкурста җиңүчеләр вәкиллектән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук порталдан акчалата бүләкләр алачак: 1 нче урын өчен – 5000 сум, 2 нче урын өчен – 3000 сум, 3 нче урын өчен – 2000 сум. Шулай ук порталда алар турында аерым мәкалә чыгачак.
Конкурска роликлар 20 февральгә кадәр piter.tatar@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Нәтиҗәләр 2026 елның 23 февралендә игълан ителәчәк.
«Татар мәдәниятен һәм заманча компьютер технологияләрен яратучыларны бәйгедә катнашырга чакырабыз!», – диелә хәбәрдә.