Татарстанның иң яхшы студент отрядлары республика Рәисе күчмә байрагы белән бүләкләнәчәк
Татарстанда ТР Рәисенең «Иң яхшы студентлар хезмәт отряды» күчмә байрагын гамәлгә куярга ниятлиләр. Шул хактагы указ проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Күчмә байрак «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» республика конкурсында җиңүчеләргә тапшырылачак.
Күчмә байракны әзерләү эшен «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә йөкләргә планлаштыралар. Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә.
Бүләк студент отрядлары хәрәкәтен үстерү, аларның республиканың социаль-икътисади һәм иҗтимагый үсешенә керткән өлешен арттыру, шулай ук хезмәт, проект һәм оештыру эшчәнлегенең иң яхшы нәтиҗәләрен хуплау өчен булдырыла. Байрак конкурста җиңүче студентлар отрядының казанышларын тану символы булачак.
Күчмә байрак конкурста җиңүче дип танылган студентлар отрядына тапшырылачак. Җиңүчегә байрак белән бергә конкурс комиссиясе карарын раслый торган таныклык та бирелә. Бүләкләү тантанасы тантаналы шартларда узачак.
Байрак иясе - студентлар отряды аны, бәйрәмнәр, фестивальләр, тантаналар, рәсми очрашулар һәм отряд катнашындагы башка мөһим вакыйгаларны да кертеп, тантаналы чараларда куллана алачак.