Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады.

«Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм. Бүген республика Югары Советы тарафыннан дәүләтчелегебезнең якты символы раслануга 34 ел тула.

Дәүләт гербы рәсми билге генә түгел, ул – камил геральдик формага төрелгән мәгънәләр күптөрлелеге дә. Канатлы горур барс, офыктан күтәрелүче кояш, ышанычлы иминлек калканы, нәфис лалә чәчәге һәм халык бердәмлеген чагылдыручы алтын боҗралар – болар барысы да игелек, гаделлек һәм иҗат фәлсәфәсен җиткерә.

Республика гербы ерак гасырлардан килүче ихтирам итү һәм бер-береңне аңлау традицияләрендә күпмилләтле Татарстан халкын берләштерә, һәр гаилә иминлеге һәм туган якның чәчәк атуы хакына хезмәт батырлыгына илһамландыра. Ул безнең данлы үткәнебезне генә түгел, ә бөек Россия эчендә тулы динамик үсешкә ия булган бүгенге көнебезне дә чагылдыра.

Бүген безнең уйларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы каһарман егетләребез хакында. Аларның батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге – дөреслек өчен көрәшкә әзер булу, көчсезне яклау, тынычлыкны һәм гаделлекне саклау кебек Татарстан гербында чагылдырылган кыйммәтләрнең тере гәүдәләнеше. Сугышчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларның тиздән Җиңү белән кайтуына ышанабыз!

Хөрмәтле татарстанлылар! Бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, игелек һәм иминлек телим. Безнең гербның рухи куәте, барсның көче, кояшның яктылыгы алга таба да игелекле гамәлләргә рухландырсын, үз көчебезгә ышанычны ныгытсын һәм туган Татарстаныбыз хакына яңадан-яңа казанышларга алып барсын», – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *