Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтте

Эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бурятия Республикасында Үзәк мәчеттә булды. Шулай ук биредә яшәүче татарларның мәдәни тормышы белән дә танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Ерак көнчыгыш федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә бар.

Алар Бурятия Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияты иҗтимагый оешмасының 20 еллыгы һәм «Байкал-Идел» бию мәктәбенең 15 еллыгына багышланган концерт кичәсендә катнаштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев активистларны тәбрикләде.

Чара күркәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Анда Татарстан Республикасының сәнгать осталары, шулай ук Бурятиянең иҗат коллективлары катнашты.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләүче Бурятия Республикасы татарлары Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияты иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук, иҗтимагый оешмага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус бүләкләре – татар телендә матур әдәбият китаплары тапшырылды. Быел үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Байкал-Идел» бию мәктәбенә Бөтендөнья татар конгрессы милли костюмнар бүләк итте.

Бурятия Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Бурятия Республикасы татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтариятенең мәдәният буенча комитеты рәисе, быел үзенең күркәм юбилеен – 70 яшен билгеләп үтүче Виктор Михайлов, Бурятия татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтариятенең актив әгъзасы, «Байкал-Идел» бию мәктәбе җитәкчесе Татьяна Вәлиева Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *