Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2025 елда 400дән артык кадастр инженеры Татарстан Росреестры рейтингына кергән

Татарстан территориясендә эшләүче 400дән артык кадастр инженеры 2025 ел нәтиҗәләре буенча Росреестр рейтингына кергән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләрнең яртысыннан артыгы «яшел зона»да, бу алар башкара торган эшнең сыйфаты югары булуын күрсәтә: әлеге инженерлар әзерләгән документлар еш кына дәүләт регистраторларының уңай карарлар кабул итүенә китерә.

Ведомствода искәртүләренчә, кадастр эшләрен – йортны исәпкә кую, мәйданны билгеләү яисә җир кишәрлегенең чикләрен килештерүне планлаштыручы татарстанлылар инженерның һөнәри эшчәнлеге турындагы мәгълүматны Росреестр сайтының «Эшчәнлек», «Кадастр инженерын сайла» бүлекләрендә тикшерә ала. Сайлаганда уңай карарларның процентын һәм кире кайтару, туктатып тору яки кире кагу кебек тискәре карарларның өлешен исәпкә алу мөһим.

Рейтинг төбәк халкына ышанычлы белгечләр сайларга ярдәм итәчәк, дип саный Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе директоры Вадим Савельев.

«Ул төбәк халкына ышанычлы белгечләр сайларга гына түгел, ә кадастр инженерларының үзләренә дә казанышларын күрергә һәм үз эшләрен яхшыртырга омтылырга мөмкинлек бирә. Без барлык әгъзаларыбызны уңай репутация булдыруда һәм һөнәри эшчәнлек стандартларын күтәрүдә актив катнашырга чакырабыз. Мондый алым һәркемгә: гражданнарга да, белгечләргә дә, дәүләт органнарына да отышлы», –дип искәртте ул.

Росреестрда шулай ук искәртүләренчә, 2025 елның 1 мартыннан, әгәр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында кишәрлек чикләре турында белешмәләр булмаса, җир кишәрлекләре белән теркәү гамәлләрен башкару мөмкин түгел. Мондый участокларда төзелеп бетмәгән биналар, корылмалар яки объектларга хокукларны кадастр исәбенә куярга яки рәсмиләштерергә ярамый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *