Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан мэриясенең «Әминә» проекты Россиядә иң яхшы милли тәҗрибәләрнең берсе дип танылды

Балалар өчен татар телендә «Әминә» анимацияле сериаллар милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе дип танылып, VIII Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан мэриясе теләге белән оештырылган проектны «Дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә билгеләп үттеләр.Быел конкурска 497 гариза кергән, шуларның 132се Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән. Жюри төрле номинацияләрдә 25 җиңүчене билгеләде. Бүләкләү тантанасы көз көне Мәскәүдә «Этномәдәни секторны тотрыклы үстерү» VII гомумроссия конференциясе кысаларында узачак.

Казан мэриясе өчен бу конкурста өченче җиңү. Элегрәк Россиянең иң яхшы тәҗрибәләре исәбенә Казанның «Туган телләр поезды» һәм «Шәҗәрә» мәгърифәтчелек циклы кергән иде.

«Әминә» – төсле анимацияле һәм кечкенәләр өчен истә калырлык җырлы 32 өйрәтүче мультфильмнан торган җыелма. Татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырларның авторлары – шагыйрә Резеда Губаева һәм композитор Миләүшә Хәйруллина. Роликларның төп героинясын – Әминә исемле кызны – «Апуш» балалар татар театр студиясендә тәрбияләнүче Мәликә Бариева яңгыратты. Роликларны «Татармультфильм» командасы эшләде. 2024 елда «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» номинациясендә «Әминә» проекты җиңде. 2025 елда сайт булдырылды, анда барлык 32 видеороликны табарга, җырларны, шигырьләрне һәм җырларның көйләрен йөкләргә мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *