Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Быел герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры Чаллыда узачак

12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш буенча ачык турнир узачак. Быел турнир берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КамАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлана.

63нче тапкыр үткәрелә торган ярышта 40тан артык команда һәм 400гә якын көрәшче катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры – республикада иң дәрәҗәле ярышларның берсе. Бөтен истәлекле вакыйгаларны искә алып, әлеге турнирны нәкъ менә Чаллы шәһәрендә уздырырга булдык. Чаллыда ярышлар һәрвакыт югары дәрәҗәдә уздырылып килде, быел да бик зур әзерлек бара. Ярышлар матур узар дип ышанабыз», – дип сөйләде Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Көрәшчеләргә әзерләнгән приз фонды Татарстан беренчелегендә кебек булачак. Беренче урынга 100, икенче 70 һәм ике өченче урын яулаучыларга 50әр мең сум акчалата бүләк каралган.

  • Турнирның рәсми ачылу тантанасы 13 февральдә 11:00 сәгатьтә була. Финал алышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 14 февральгә планлаштырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *