Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Томск өлкәсе 2027 елда Федераль Сабантуй үткәрәчәк

Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев эшлекле очрашу уздырдылар. Анда төбәкләрнең мәдәният, туризм һәм икътисад өлкәсендәге багланышлары турында фикер алыштылар. Бу хакта Томск өлкәсе администрациясе матбугат үзәге хәбәр итте.

Визит кысаларында яклар 2027 елда Томскида узачак Сабантуй федераль бәйрәменә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырдылар. Әлеге чараны 140тан артык милләт вәкиле яшәгән төбәктә уздыру Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына бәйле.

Владимир Мазур илнең күпмилләтле халкы өчен мәдәни мирасның әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Томск өлкәсендә иҗат коллективларын үстерүче һәм һәркем өчен ачык булган татар мәдәнияте үзәгенә капиталь ремонт ясау төгәлләнә. Шулай ук регион «Околица» авыл паркында татар утарын үстерә, ул елның теләсә кайсы вакытында кунаклар арасында популяр.

Сабантуйга әзерлек Татар мәдәнияте үзәге, татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре белән берлектә алып барыла. Бәйрәм 2027 елның июнь азагында яки июльнең беренче яртысында узачак һәм төп программаны да, балалар программасын да, милли сәүдә рәтләрен һәм уеннар өчен мәйданчыкларны да үз эченә алачак.

Губернатор шулай ук Татарстан белән мәдәни элемтәләрне ныгыту икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *