Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Югары Ослан мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Югары Ослан авылының Җәмигъ мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булып үтте. Әлеге чарада районның барлык имамнары, хакимият, хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу гадәттәгечә Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Җыелышта катнашучылар деструктив көчләргә һәм террорчылыкка каршы тору, шулай ук балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Аннары районның террорчылыкка каршы комиссиясе сәркатибе Надежда Пичугина чыгыш ясады. Ул террорчылык һәм экстремизм күренешләрен профилактикалау мәсьәләләрен, шулай ук әлеге күренешләр күзәтелгәндә күрелергә тиешле чараларны җентекләп яктыртты. Моннан тыш, Надежда Валерьевна гамәлдәге законнар нигезендә дини учреждениеләр өчен мәҗбүри булган норматив-хокукый документлар турында мәгълүмат бирде.

Чара Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Югары Ослан районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе Ленар Мәрдегалимов һәм полиция бүлеге җитәкчесе Раил Галимов чыгышлары белән дәвам итте. Аларның һәркайсы үз өлкәсендә профилактика эшчәнлегенең төп мәсьәләләрен яктыртты. Очрашу барышында имамнар сорауларын бирде һәм тиешле консультация алды.

Имамнар җыелышының йомгаклау өлешендә Рамазан аен үткәрүгә, өлкәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен ифтарлар оештыруга, район мөхтәсибәте мәхәлләләре арасында мәчетләр бизәлеше буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *