Миңнеханов Татарстан районнарында сәнәгать парклары ачарга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгать мәйданчыкларына эш йөкләргә тәкъдим итте. Шулай ук әлегә бер генә сәнәгать паркы да булмаган республика районнарында аларны булдырырга кушты. Бу хакта ТР Рәисе Казанда Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.
«Әлбәттә, безнең махсус (икътисади) зоналар, сәнәгать мәйданчыклары бик мөһим. Алар бүген республикабызның сәнәгать җитештерүенең 20 процентын тәэмин итә. Бик җитди эш алып барыла, шул ук вакытта безнең биш районда муниципаль паркларның яртысыннан кимрәге эшли: Яңа Чишмә, Әлки, Алабуга, Буа, Актаныш. Безнең алты муниципалитетта әлегә бернинди сәнәгать парклары да юк: Апас, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Чирмешән», – дип белдерде Миңнеханов.
Татарстан Рәисенең беренче йөкләмәсе – республикада булдырылган сәнәгать мәйданчыкларын йөкләү һәм аларны нәтиҗәле файдалану.