«Яңарыш»: Милләте буенча удмурт Нина ханымның балалары, оныклары татар телендә сөйләшә
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Бәхетле картлык» дигән язмасы чыкты. Әлеге язма 53 ел бергә гомер итүче Муса һәм Нина Гафуровлар турында.
«Мәхәббәтле йортта гына яшәве рәхәт була, яратудан гына җиргә бәхетле бала туа» дигән җыр сүзләре әйтерсең лә Балезино районы Кистем авылында яшәүче Муса һәм Нина Гафуровларга багышлап язылган. Алар 53 елдан артык тату гомер кичерәләр. Биш балаларына да дөрес тәрбия биргәннәре өчен 2024 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булалар.
Нина Әсхәт кызы милләте буенча удмурт, әмма балалары, хәтта оныклары да татар телендә бик матур итеп сөйләшәләр. Алай гына да түгел, кызлары Рәзинә Удмуртия педагогия көллиятенең татар бүлеген тәмамлаганнан соң, бик күп еллар Ижау шәһәре мәктәпләрендә татар сыйныфларын җитәкләде. Ә оныклары Гөлназ Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендә 4нче курста белем ала. Әлеге үрнәк гаилә белән сезне дә таныштырасы килә.
Муса абый һәм Нина апа тумышлары белән Балезино районы Гордино авылыннан. Балачактан ук бер сукмактан атлаганнар, бер мәктәптә укыганнар. Араларында мәхәббәт тә мәктәп елларыннан ук башланган. Соңыннан Нина апа Муса абыйны армиягә озаткан, көтеп алган. Армиядән кайткач, матур итеп гаилә корганнар. Муса абый гомере буе тракторчы, ә Нина апа терлекче булып эшләгән.
«Без балаларның барысына да һөнәри белем бирдек. Соңыннан үзләре тырышып югары белем алдылар. Шәфкать туташы булып эшләүче Динәбез генә югары белем алырга омтылмады. Ул хәрби шәһәрчек Пибаньшурда лазаретта эшли. Марат та Пибаньшурда янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куя. Рәзинә – Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә укытучы, Тәскирә – Глазов район судында судья, Резидә Глазов шәһәрендә «Кондитерпро» компаниясендә эшли», – дип, балалары белән таныштырып китте Нина апа.
Гади генә хезмәт кешеләренең шулай балаларына югары белем, тәрбия бирүләренә гаҗәпләнүемне яшермәдем. Минем соклануыма Муса абый кыска гына итеп: «Без беркайчан да гаиләдә тавышланып, урамга чыкмадык», – дип җавап бирде. Моннан тыш Гафуровлар гаиләсендә бер-берсенең теленә, милләтенә хөрмәт ярылып ята. «Әти белән әни үзара удмурт телендә сөйләшәләр. Әти: «Мин хатынымны хөрмәт итәм, шуңа удмуртча сөйләшәм», – дип әйтә иде. Ә безнең белән икесе дә татарча, кистемчә сөйләшәләр», – ди кызлары Рәзинә.
Татар теленә мәхәббәт кызлары Рәзинәдә һәм оныклары Гөлназның күңелендә бигрәк нык тамыр җәйгән. Алар икесе дә мәктәптә татар телен яратып үзләштергәннәр. Икесе дә татар теле укытучыларын яратып искә алдылар. Рәзинә Муса кызы бүгенге көндә Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Әлеге мәктәптә татар сыйныфлары да, түгәрәге дә эшләми, әмма аңа карамастан, Рәзинә татар милләтеннән булган укучыларны барлый, аларны милли чараларга, конкурсларга җәлеп итә. Укучыларның язмаларын «Яңарыш» газетасына юллый.
«Татар теленә мәхәббәт гаиләдән килә. Гаилә архивындагы иске видеоязмаларны караган саен, шаккатам. Без анда сеңлем Ләйсән белән татар телендә генә сөйләшәбез. 8нче сыйныфтан татар теле һәм әдәбияты буенча регионара, халыкара олимпиадаларда катнаша, җиңүләр яулый башладым. Моның нигезендә татар теле укытучым Алсу апаның тырышлыгы ята. Мине әзерләде, илһам биреп торды. 10 нчы сыйныфта укыганда, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы үткәргән конкурста катнаштым. Илмир абый белән Зөһрә апа Касимовлар мине дөрес итеп татарча сөйләшергә, токмач кисәргә, чигәргә өйрәттеләр. Бу да минем өчен бик мөһим тәҗрибә булды. Рәзинә апамның да татар теле укытучысы булуы миңа зур йогынты ясады», – ди Гөлназ.
Бүгенге көндә Нина апа белән Муса абый олы яшьтә булсалар да, өйләре балкып тора. Бәйләнгән түгәрәк келәмнәр хуҗабикәнең кул эшләренә оста булуы турында сөйли. «Әнинең челтәр-пәрдәләре һәрвакыт ап-ак, крахмалланган булды. Тәрәзә төбендә матур гөлләр үстерде. Әни бик таләпчән. Идән юганда «Почмакларын юарга онытмагыз», – дип кисәтеп кенә торыр иде. Ә өй эшләрен без кечкенәдән бүлешеп эшләдек. Кунак чакырганда, кем бәрәңге чистарта, кемдер салат ясый. Эшләмичә торсак, әни: «Әтиегезнең кайтыр вакыты җитә», – дип кенә әйтеп куя иде. Без йөкләнгән эшне ялт итеп башкара идек. Хәзер дә авыр эшләр вакытында: бәрәңге алганда, печән вакытында авылга кайтып булышабыз. Ә җәен бергәләп паласлар юу, челтәр-пәрдәләрне алыштыру – үзе бер бәйрәм. «Сезнең артыгыздан чәчәк үсеп калсын, ягъни кешеләр сезнең арттан матур итеп сөйләп калырлык булсын», – ди әни. Әнинең тагын бер күркәм сыйфаты бар, ул әтидән башка бернәрсәне дә үзе хәл итмәде. «Әтиегездән сорагыз», – дип кенә әйтә иде безгә. Кинога барганда да, әтинең ризалыгын алырга кирәк булды», – дип искә алды Рәзинә.
«Әби, бабам – тормышымда иң яраткан, иң якын кешеләрем. Бабам тик утыра белми. Гел үзенә эш таба. Әбигә шалтыраткач та: «Бабай нишли?» – дип сорасаң, «Урамда йөри, ул үзенә эш таба бит», – дип җавап кайтара. Бабам һәр елны кечкенә үгез алып, көзгә кадәр аны иркәләп үстерә. Әбием һәрберебезнең нәрсә ашарга яратканын, ничәгә кадәр йоклаганыбызны белә. Ял көннәре җитәр алдыннан: «Кем авылга кайта?» – дип сораштыра. Без кайтуга яраткан камыр ризыклары әзер була. Хәзер зур мал-туар асрамыйлар. Әби тавыкларны үз балалары кебек тәрбияли. Безне, оныкларны да бик яраталар», – дип дәвам итте Гөлназ.
Гафуровларның тагын бик күркәм сыйфатларын да ачтым– алар Кистем авылын бик яраталар. Кече уллары Маратның да Кистемдә йорт саласы килгән. Ул вакытта җир бирмәгәч, Кожило авылында йорт салып чыгарга мәҗбүр булган. Әмма Маратның балалары барыбер укуларын Кистем мәктәбендә дәвам иткәннәр.
«2018 елда әти белән әни күрше авылда йорт салып, шунда күченделәр. Мин Кистемнән китмәдем, сеңлем белән энем дә әби-бабай янында калдылар. Күңелем ятмый ул авылга. Кистемдә шулкадәр рәхәт. Мин аны бик яратам. Ул минем туган җирем. Кистем турында Казанда да: «Чыннан да, Касимовлар гына яшиме?» – дип кызыксыналар. Минем аларны да авылыма алып кайтып, сәяхәт оештырасым килә. Авылыбызның халкы бик тырыш. Клубта кайчандыр эшләгән һәм хәзер эшләүче апа-абыйлар белән мин нык горурланам. Алар авылыбызда татар телен саклыйлар. Хәзер дә концертларда татар телендә җырлыйлар, татарча бииләр, татар телендә спектакльләр куялар, ансамбльләр үзебезнең авыл көйләрен башкаралар. Башка авыллардан, районнардан килгән кунакларга экскурсия үткәреп, авылыбызның тарихын сөйлиләр», – дип дәвам итте Гөлназ.
Гөлназның энесе Марсель Кистемдә – әби-бабасы янында яши. Кистем мәктәбендә белем ала, әби-бабасына булыша. Нина апа белән Муса абыйга картаерга ирек бирми. Әңгәмәбез тәмамлангач, Нина һәм Муса Гафуровларны утыртып фотосурәткә төшерергә уйладым. Шул чагында Муса абый Нина апаны яратып кочаклап алды. Олыгайган көннәрендә дә ике арада олы хиснең, җылылыкның сакланганын тойдым. Һәркемгә дә Муса абый белән Нина апа кебек бәхетле картлыкны каршы алырга язсын иде. Ә Гафуровлар гаиләсенә сәламәтлек, тигез тормыш телим».