Дмитрий Чернышенко: Татарстан яшь талантлы галимнәрне елдан-ел күбрәк җәлеп итә
Татарстан илнең фәнни-технологик үсешендә лидерларның берсе булып тора һәм яшь тикшеренүчеләрне елдан-ел күбрәк җәлеп итә. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясен тапшыру тантанасындагы видеомөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.
«Татарстан фән өлкәсендә зур уңышларга ирешә һәм тотрыклы рәвештә фәнни-технологик үсешнең илкүләм рейтингы төбәкләре өчлегенә керә. Республика яшь талантлы галимнәрне елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Һәр тикшеренүче технологик лидерлыкка ирешүдә мөһим роль уйный. Россия Хөкүмәте сезгә ярдәм итүен дәвам итәчәк», -дип ышандырды РФ вице-премьеры.
Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга фәнни өлкәгә чыгымнарны тулаем эчке продуктның 2 процентына кадәр арттырырга кушты. Узган ел Татарстанда фәнгә юнәлдерелгән акчалар ике тапкыр артты, дип искәртте Чернышенко.
Искәртеп үтәбез, Россиядә 2031 елга кадәр Фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативалары гамәлгә ашырыла.