Татарстан Милли китапханәсендә китап бүләк итү көне узачак
Шимбә көнне, 14 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган чаралар уздырыла. Шәһәр халкы китаплар алмаша, әдәби жанрлар турында фикер алыша, Ромео һәм Джульеттага яңача карый ала.
Программа китапханә холлында 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр уздырылачак «Китап өеме» акциясеннән башлана. Теләгән һәр кеше бирегә яхшы хәлдәге укып бетергән китапларын алып килә һәм алмашка үзенә ошаган китапны бушлай алып кайтып китә ала. Оештыручылар, бүләк итүчеләргә, китап эченә булачак укучылар өчен юллама калдырырга тәкъдим итә.
«Укымыш» балалар китап клубы 11:00 сәгатьтә яшь китап сөючеләр (8–12 яшь) өчен «Серләре булган китап» очрашуын уздыра. Катнашучылар мавыктыргыч әсәр турында фикер алышачак һәм гадәти басмалар өчен үзенчәлекле тышлыклар ясарга өйрәнәчәк. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Олылар программасы төшке аштан соң башлана. Күргәзмә залында стандарт булмаган форматлар яратучылар өчен «Биш жанр киселеше» дип аталган җиңелчә кыска әңгәмә (small-talk) оештырыла – әлеге төр очрашуда таныш булмаган китаплар хакында фикер алышачаклар. Биредә «Китаплар турында фикер алышыйк» клубын оештыручы һәм алып баручы Юлия Шулайя модератор буларак чыгыш ясаячак. Кичә 15.30 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Әлеге көн гадәти булмаган чара – әдәби стендап форматындагы «Автор нәрсә әйтергә теләгән» китап тамашасы белән тәмамланачак. 17:00 сәгатьтә киңәшмәләр залында комедия укучылар, классик трагедиядә комик элементлар эзләп, «Ромео һәм Джульетта» әсәрендәге геройларны яңача кабул итә ала. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.