Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро - 2026» күргәзмәсе белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы алдыннан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе белән танышты.

Күргәзмәдә Татарстан, Россиянең 37 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Беларусь, Казахстаннан 300ләп компания вәкилләре катнаша.

Рөстәм Миңнехановка, иң элек, төрле мәйданчыкларда үсемлекчелек өлкәсендә казанышлар турында сөйләделәр. Биредә «Россельхозцентр», «Росагрохимслужба»ның Татарстан филиаллары, «Татарстанның элиталы орлыклары» һәм башка оешмаларны күрергә була иде.

«Росагрохимслужба» оешмасының республика филиалы директоры Әнәс Локманов туфракның агрохимик торышын тикшерүләрен әйтте.

«Бүгенге көндә фосфор, калий җитә, әче туфракларны кирәк дәрәҗәдә тотабыз, известьләндерү программасы эшли, ләкин азот түбән дәрәҗәдә. Азот ник җитми, чөнки туфрактагы бактерияләр эшләмиләр. Алар һавадан алынырга тиеш, атмосфера 70 процент азоттан тора бит. Азот - үсемлек өчен иң кирәкле элемент», - диде оешма җитәкчесе.

Әнәс Локманов әйтүенчә, ашлама кертеп кенә мул уңыш алып булмый, бактерияләрне һавадан алырга кирәк, ди ул. «Микроблар эшләмәү аркасында инфекция барлыкка килә. Кешедәге кебек инде. Шуны дәваларга кирәк. Кытайда бу проблема зур, анда туфрак үлеп беткән. Кытайга бездән биогумус ташымакчы булалар», - диде ул.

Әнәс Локманов туфракны сәламәтләндерү юлларын тәкъдим итте. «Ашламаны авыру туфракка түгел, яфракка бирергә кирәк. Үсемлекчелек үсә торган чорын исәпкә алып, белеп кертергә кирәк, юкса күбрәк кертсәң, яндыра», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, терлекчелек өчен төрле технологияләрне, заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карады.

Санкт-Петербург компанияләренең берсе фермаларда терлек астына җәяргә этиленвинилполимер материалыннан җәймәләр тәкъдим итә. «Әлеге маталар җылы, җиңел, гипоаллерген материалдан, гөмбәчекләр таралмый. Резинадан җиңелрәк, резина кышын ката ул, җылы сакламый. Җыештыру ягыннан да өстенлекләре бар», - дип сөйләде оешма вәкиле.

«Казан Агро» күргәзмәсе - Идел буе агросәнәгать комплексында мөһим вакыйгаларның берсе. Бу күргәзмә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, фән, бизнес, ведомство вәкилләре өчен мөһим мәйданчык булып тора. Күргәзмә эше агросәнәгать комплексы белгечләренә алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашып, һөнәри дәрәҗәне үстерү мөмкинлеге бирә. Быел беренче тапкыр агротуризм юнәлеше тәкъдим ителгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *