Казанда Муса Җәлил мирасын өйрәнүгә багышланган бөтенроссия фәнни конференция узачак
13 февральдә Казанда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил мирасына багышланган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырыла.
Конференциянең төп чарасы, дөньякүләм танылган «җәлилче» галимнәрне берләштергән пленар утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
«Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Россия күләмендәге әлеге конференцияне күп кенә сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, әдәбият белгечләре һәм тарихчылар кызыксынып күзәтер дип ышанам», – дип искәртеп узды Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Конференциянең пленар утырышында Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе һәм Бөек Новгород галимнәре чыгыш ясаячак. Алар шагыйрьнең биографиясе, тарихи мирасны формалаштыру һәм саклау, поэтик мирас, Муса Җәлил текстларының тәрҗемәләре һәм интерпретацияләре проблемаларын күтәрәчәк. Секцияләрнең берсе Муса Җәлил иҗаты белән рухланган сәнгатькә – музыка, театр һәм сынлы сәнгать юнәлешенә багышланачак. Чарада шулай ук Татарстанның Милли музее да катнашачак.
«Муса Җәлил музей-фатиры юбилейга махсус күргәзмә тәкъдим итәчәк», – дип искәртеп узды Эльмира Галимова.