РКБ табиблары ир-атның битеннән уч төбе зурлыгындагы шешне алган
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары ир-атның битеннән зур липоманы алган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.
63 яшьлек ир-ат битендәге шешне бер ел элек күреп ала, әмма соңгы айда шеш бик тиз үсә башлый һәм ир-ат табибларга мөрәҗәгать итә. Республика онкодиспансеры табиблары аның яман шеш булмавын ачыклый һәм пациентны Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә планлы операциягә җибәрә.
Казналык-бит хирургиясе бүлегендә белгечләр ике сәгать эчендә зур шешне алуга ирешә. Ир-ат өенә кайтырга җыена, диелә хәбәрдә.