Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Александр Ведяхин:GigaChat нейрочелтәре татар теленә өйрәтелә

13 февраль 2026 ел, Казан

Сбер фәнни учреждениеләр белән партнерлыкта тел төрлелеген саклауга һәм Россиядә цифрлы сервисларны үстерүгә юнәлтелгән генератив ясалма интеллект технологияләре өлкәсендә масштаблы проектларны тормышка ашыра

Шундый проектларның берсе – GigaChat нейрочелтәрен татар телендә эшләргә өйрәтү. Бу хакта Казанга визиты кысаларында Сбербанк Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин хәбәр итте.

Тел төрлелеген саклауга юнәлтелгән әлеге проектны тормышка ашыру өчен банк Татарстан Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә. Әлеге эш барышында татар телендәге әдәбияттан, матбугаттан һәм уку материалларыннан торган зур мәгълүмат корпусы төзелгән. Нейрочелтәрне укыту аның эш сыйфатын эзлекле рәвештә күтәрү өчен даими дәвам итә.

Сбербанк Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин:

«Без илебезнең алдынгы фәнни учреждениеләре белән берлектә Россия халыклары телләрен киләчәк буыннар өчен саклап калырга омтылабыз. Ясалма интеллект технологияләре телне торгызырга һәм мәдәни мирасны сакларга ярдәм итүче корал, бу илнең суверенитетын һәм үзенчәлеген саклау өчен бик мөһим. Иң зур этник төркемнәрнең берсе булган Татарстан халкы GigaChat нейрочелтәре мөмкинлекләреннән рус телендә актив файдалана. Шуңа күрә без нейрочелтәрне Россиянең милли телләре арасыннан беренчеләрдән итеп нәкъ татар теленә өйрәтә башладык. Хәзер татарстанлылар, аеруча яңа технологияләргә өстенлек бирүче яшь буын, нейрочелтәргә сорауларын үз туган телләрендә бирә алачак, бу исә халык традицияләре белән элемтәне сакларга ярдәм итә».

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Хасьянов:

«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе GigaChat сервисларында татар телен үстерү проектын федераль технологик партнерлар белән хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе дип саный. Проект нәтиҗәләре татар телендәге электрон хезмәтләрне һәм документлар әйләнешен цифрлаштыру кебек гамәли бурычларны чишү өчен генә түгел, ә татар халкының мәдәни үзенчәлеген саклау өчен дә мөһим».

Бүгенге көндә GigaChat шулай ук Россия халыкларының башка телләрен, шул исәптән удмурт, алтай, башкорт, бурят һәм башка телләрне өйрәнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *