Миңнеханов «Шәһәрне төзекләндерү»нең яңа базасын һәм «Горводзеленхоз» теплицасын карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесенең яңартылган җитештерү базасы һәм «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең яңа теплица комплексы эше белән танышты. Сәфәрдә аны шәһәр мэры Илсур Метшин озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
«Шәһәрне төзекләндерү» предприятиесенең яңа базасы Воровский урамында урнашкан. Биредә төп җитештерү куәтләре, ремонт хезмәтләре һәм хезмәткәрләр өчен көнкүреш бүлмәләре урнашкан.
Предприятие Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының урам-юл челтәренә, шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарының бер өлешенә хезмәт күрсәтә. Оешма карамагында 132 берәмлек махсуслаштырылган техника бар, шуларның 78е кышкы юлларны карап тоту өчен кулланыла.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов ремонт блогында, бозлавыкка каршы материалларны саклана торган складларда һәм административ-көнкүреш корпусында булды. Ул эш шартларына аерым игътибар бирде. Хезмәткәрләр өчен чишенү, душ, ял итү һәм ашау бүлмәләре җиһазландырылган. Предприятиедә 250гә якын кеше эшли.
Аннары делегация Даурия урамындагы «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе мәйданчыгында булды. Рәис чәчәкләрне ел әйләнәсе үстерүгә исәпләнгән яңа теплицаларны карады. Комплексның проект куәте төрле сорттагы 2 миллионга якын чәчәк үстерергә мөмкинлек бирә, шул исәптән 1 миллионнан артык лалә чәчәге шәһәрне яшелләндерү өчен кулланыла.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте