Рөстәм Миңнеханов Горводзеленхозның теплица комплексында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горводзеленхозның теплица комплексында булды – анда миллион төп лалә чәчәге утырттылар. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнеханов бирегә 14 февральгә чәчәкләр бөтен кешегә дә җитәме-юкмы икәнен тикшерергә килде. Шулай булгач, сөйгәннәрегезгә букет сатып алырга онытмагыз!» - дип язган Галимова.
https://t.me/galimovatatarstan видеосы