Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме грантлар конкурсын башлап җибәрде

Стратегик диалогка һәм партнерлыкка ярдәм итү фонды «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең ел саен үткәрелә торган грантлар конкурсы башлану турында игълан итте. Гаризалар 2026 елның 1 апреленә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Грантлар Россия һәм ислам дөньясы илләре арасындагы диалогка һәм партнерлыкка ярдәм итүче инициативаларга ике төп юнәлештә бирелә: мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмати-технологик.

Конкурста физик затлар (РФ гражданнары), шулай ук тиешле тәртиптә теркәлгән һәм конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү срогы тәмамланган вакытка ким дигәндә бер ел дәвамында эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни, мәгариф, мәдәни, дини һәм иҗтимагый учреждениеләр һәм оешмалар катнаша ала.

Шул ук вакытта грантлар конкурсында катнашучы яңадан оештыру һәм ябылу процессында булмаска тиеш. Һәр катнашучы бер генә гариза бирә ала. Проект нәтиҗәләрен ачык тәртиптә урнаштыру мәҗбүри шарт булып тора. Грантлар конкурсының нигезләмәсе белән стратегик караш төркеме сайтында танышырга мөмкин. Барлык сораулар буенча электрон почтага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: grantgsv@mail.ru.

«Безнең конкурс хезмәттәшлек күперләрен булдыручы кыю идеяләр һәм проектлар эзли. Без мәдәният, мәгариф һәм технологияләр аша уртак кыйммәтләрне ачып кына калмыйча, ислам дөньясында Россиянең объектив, күпкырлы образын формалаштырырга сәләтле инициативаларны көтәбез», – дип ассызыклады стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *