Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Рауза» мәчетендә Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

15 февральдә Казанның «Рауза» мәчетендә Коръәнне яттан уку һәм сөйләү бәйгесе узды. Конкурста Казан шәһәре Совет районының 11 мәчетенә йөрүче 42 кыз бала катнашты. Бу турыда «Татар-информ»га «Рауза» мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Вафин сөйләде.

Балалар барлыгы 4 номинациядә ярышкан: «Тиләвәт»; «Ахыргы 10 сүрә»; «30нчы җүз тулысынча»; «30нчы җүзнең яртысы»

«Бәйгедә былтыр кечерәк номинациядә катнашкан кызлар быел югарырак номинациядә ярыша. Бу балаларны үстерү өчен, алар бер дәрәҗәдә туктап калмасын өчен эшләнә», - ди Илнур хәзрәт Вафин.

Ул бәйгенең бик матур узуына сөенүен әйтте.

«Кызлар кызлар инде. Аларның бәйгесе оештыру һәм тәртип ягыннан тагын да күркәмрәк булды. Барысы да татар кызлары, матур киенгәннәр, матур чыгыш ясадылар. Быел бәйгегә яңалык керттек: олы апалар һәм әбиләр аларга татар мәкаме белән Коръән укып күрсәтте. Өлкәннәр укыганда, катнашучы кызларның әниләре дә күз яшьләре аша тыңлады. Бәйгене оештыру максатыбыз - Коръән өйрәнүче балаларны бер-берсе белән очраштыру, күрсәтү. Алар үзләренең мәчетләрендә, өйләрендә өйрәнәләр, биредә үзләре шикелле башка балаларны да күрәләр», - ди Илнур хәзрәт.

Барлык балаларга мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр, тәм-томнар тапшырыганнар. Җиңүчеләргә аерым диплом биргәннәр.

«Кызлар булгач, чәчәкләр дә бирдек, бар бүләкләрне тотарга куллары да җитмәде. Иганәчеләр, абыйлар-апалар булышты», - дип сөйли хәзрәт.

  • «Рауза» мәчетендә Коръән уку бәйгесе: Аллаһы Тәгалә милләтебезне дә күтәрер дип ниятлибез, дип сөйләгән иде Илнур хәзрәт Вафин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *