«Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсында җиңүчеләр игълан ителде
«Ә безнең ишегалдында – 2026» дип аталган ишегалдын иң яхшы кышкы бизәү бәйгесендә тавыш бирү тәмамланды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Артем Демидов (Түбән Кама, Кайманов урамы, 11) беренче урынны алды.
Икенче урында - Хафизовлар гаиләсе (Радик һәм Гөлназ, Кече Чынлы, Чүпрәле районы).
Өченче урында - Гөлчәчәк Ибраһимова (Хансүәр, Баулы районы).
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.